8 июньдә Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Әлеге җылы һәм күңелле бәйрәм алдыннан Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм фонды җитәкчесе Марина Гордеева бүгенге көндә Фондның идеяләре һәм эшләнмәләре ни дәрәҗәдә актуаль, алар заманча координаталар системасына ничек туры килә икәнлеге турында сөйләде.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы татарстанлылар игътибарына Фонд җитәкчесе белән оештырылган әңгәмә тәкъдим итә.
- Марина Владимировна, Президент балалы гаиләләрнең хәерчелеген Федераль җыенга Юлламасында Россиянең киләчәгенә турыдан-туры янау дип атады. Фонд бу проблеманы хәл итүгә ничек керешергә планлаштыра?
- Тормыш авырлыкларына юлыккан балаларның һәм ата-аналарның төрле категорияләренә ярдәм оештыруда зур тәҗрибә туплаган Фонд өчен хәерчелекне җиңү эшчәнлекнең аерым юнәлешенә әйләнде. Якын киләчәккә бурычлар төгәл күренә: аз керемле гаиләләрдә тормыш сыйфатын яхшырту, аларда тәрбияләнүче балаларга үсеш өчен шартлар тудыру, ата-аналарга төрле яклап ярдәм күрсәтү, ахыр чиктә балалы гаиләләр арасында хәерчелек һәм социаль иминсезлекне минимумга җиткерү. Дәүләт һәм җәмгыять куйган максатларга ирешүдә гаилә һәм балаларга ярдәм итү системасында катнашучыларның барысының да тырышлыгыннан башка алга китүгә ирешү мөмкин түгел. Димәк, профильле ведомстволар һәм учреждениеләр эшчәнлеген нәтиҗәле координацияләргә мөмкинлек бирә торган инструментларны максималь рәвештә кулланырга, шулай ук социаль контракт нигезендә дә кулланыла торган аз керемле гаиләләргә ярдәм итүнең нәтиҗәле социаль практикаларын тиражларга кирәк.
Интервьюның тулы тексты белән монда танышырга мөмкин >>.
Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм фонды материаллары буенча