«Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә» проекты татарстанлыларга наз һәм җылылык тоерга мөмкинлек бирә

2020 елның 29 июне, дүшәмбе

Өлкән кешенең туганнары булмаганда нишләргә? Һәр кешенең картлыгын лаеклы итеп, гаилә янәшәсендә, матди һәм мораль яктан ярдәм итәрлек туганнары арасында каршы аласы килә. Әмма бүген мондый мөмкинлеккә ия булмаган кешеләр аз түгел.

2017 елдан башлап Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы «Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә» пилот проектын тормышка ашыра. Бу – «Демография» милли проекты кысаларында тормышка ашырыла торган стационар алыштыручы технология. Яхшы микроклиматлы гаилә – ул өй шартларында тормышны озайту, төрле ярдәм күрсәтү, торак проблемаларын хәл итү мөмкинлеге.

Өлкән яшьтәге кешенең булачак гаиләсенә билгеле бер таләпләр куела. Пенсионерны үз янына алган кешеләргә зур җаваплылык йөкләнгән: аларга даими рәвештә тәрбия һәм яхшы торак-көнкүреш шартлары булдырырга кирәк. Әмма иң мөһиме – яңа гаиләдә өлкән буын вәкиле хөрмәт, кайгыртучанлык һәм ярдәм тоярга тиеш.

Зәй муниципаль районында хәзерге вакытта шундый бер гаилә төзелгән инде. Бу сәламәтлеге аркасында ялгыз яшәү мөмкинлеге булмаган ялгыз кеше аны кайгырта торган яңа гаилә тапкан дигән сүз.

«Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә» проектында катнашырга теләүче зәйлеләр Зәй шәһәре, Ленин урамы, 29а йорт адресы буенча урнашкан «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенә мөрәҗәгать итә алалар. Үзәк хезмәткәрләре аңлатмалар бирәчәкләр һәм кирәкле документларны әзерләүдә ярдәм күрсәтәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International