Яр Чаллының тернәкләндерү үзәгендә сәламәтләндерү дәресе узган

2020 елның 26 июне, җомга

Бүген дәвалау физик культурасы буенча инструктор Зөһрә Закирова Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль хезмәт алучылары белән «Остеохондроз вакытында дәвалау физик культурасы» темасына дәрес үткәрде.

Чараның максаты арка һәм умыртка сөякләренең мускулларын ныгыта торган дәресләрне гадәткә кертү. Катнашучыларга умырткалыкның хәрәкәтчәнлеген торгызуга һәм аркадагы авыртуларны бетерүгә юнәлдерелгән күнегүләр комплексы тәкъдим ителде. Дәрестәге күнегүләр корпус мускулларын гомуми ныгыту, мускул корсетын һәм төз утыруны коррекцияләүгә юнәлгән иде. Социаль хезмәт алучылар инструктор тәкъдим иткән барлык күнегүләрне дә бик теләп башкардылар һәм алга таба да аларны өй шартларында үтәргә тырышачакларын билгеләп үттеләр.

Дәрес мускулларны йомшарту һәм сулыш гимнастикасы белән тәмамланды. Чарада барлыгы биш кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International