«Изгелек» үзәгенең реабилитантларын стресс белән идарә итәргә өйрәтәләр

2020 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге психологы Чулпан Галләмова «Үз стрессың белән ничек идарә итәргә» дигән мини-тренинг үткәрде. Чара социаль хезмәт алучыларда стресска каршы көрәшнең гомуми принципларын формалаштыруга, стресс хәлләренә адекват җавап бирү кагыйдәләре белән танышуга, стресска каршы торучанлыкны арттыруга юнәлдерелгән иде.

Чарада катнашучылар «Исәнмесез, минем кәефемнең төсе...», «Мин һәм стресс» күнегүләрен үтәделәр, тест уздылар, сулыш гимнастикасы, визуализация ясадылар, үз-үзеңне программалаштыру һәм үз-үзеңне мактау эшләрен башкардылар.

Тренингта биш кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International