Альтернатив коммуникация – Дәрвишләр бистәсендәге акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йорты балалары тормышының аерылгысыз өлеше. Альтернатив коммуникация чаралары куллануның сөйләшми торган балалар өчен нәтиҗәсе бик зур. Шул ук вакытта коммуникатив күнекмәләрне үстерүдә баланы ике әйбер арасыннан аңлы сайлау ясарга өйрәтү мөһим этап булып тора. Шунысы мөһим, бала сайлап алырга өйрәнгән очракта, предметларның берсе балага кызыклы булырга тиеш.
Учреждениедә максатчан төркем балалары өчен сайлап алу мөмкинлеге мөмкин кадәр ешрак бирелә. Әйтик, альтернатив коммуникацияләр ярдәмендә хәзер Илдарның теләгән эшчәнлеге турында хәбәр итү мөмкинлеге бар. Ул бик теләп үзе кызыксынган нәрсәләр белән шөгыльләнә.