1,5 меңнән артык өлкән яшьтәге татарстанлыга азык-төлек һәм дарулар китерү буенча ярдәм күрсәтелде

2020 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе

Республикада, коронавирус йогышы буенча профилактик чаралар үткәрү сәбәпле, ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм күрсәтү өчен оештырылган кайнар линияләр актив эшләп килә.

Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре белгечләре, волонтерлар белән бергә, 65 яшьтән өлкәнрәк яшьтәге гражданнарга азык-төлек продуктлары һәм дару чаралары китерәләр.

2020 елның 20 мартыннан 1 апреленә кадәр бердәм колл-үзәк телефонына һәм комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәкләренең кайнар линияләренә 1 545 кеше мөрәҗәгать итте.

Бердәм колл-үзәк операторлары 1 253 шалтырату кабул итте. Комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәкләренең кайнар линияләренә ярдәм сорап республиканың 292 өлкән кешесе мөрәҗәгать итте.

Мөрәҗәгатьләрнең гомуми саныннан 60 % ы – азык-төлек һәм дарулар китерүгә гаризалар, ә 40 % ы – консультация алу өчен мөрәҗәгатьләр.

Исегезгә төшерәбез, татарстанлылар ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының кайнар элемтә телефонына 8 (843) 598-3-598 мөрәҗәгать итә һәм социаль ярдәмгә булган ихтыяҗларын белдерә ала.

Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләренең контакт телефоннары исемлеген (ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкәннәргә азык-төлек китерү мәсьәләләре буенча кайнар элемтә) монда карагыз >>.

Шулай ук, республикада Гомумроссия халык фронтының кайнар элемтәсе – 8-800-200-34-11 һәм «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең бердәм колл-үзәге – 8 (843) 238-10-00 эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International