Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге психологы Чулпан Галләмова сенсор бүлмәсе шартларында «Төсле халәтләр салават күпере» дигән психокоррекция дәресе үткәрде.
Дәрес танышудан башланып китте. Социаль хезмәт алучылар үзләренең иң яхшы сыйфатларын билгеләү һәм аларны ресурс сыйфатында куллану максатыннан «Кояш нурларында» дигән күнегү ясадылар. Аннары катнашучылар психогимнастик күнегүләргә күчтеләр. Мультисенсор мохитеннән файдаланып, алар «Салават күперен күз алдыгызга китерегез» дигән күнегү ясадылар.
Фикер алышу һәм нәтиҗәләр ясау вакытында катнашучылар мондый чаралар нерв киеренкелеген киметә, тынычлык хисе бирә, дип билгеләп үттеләр.