Министр Эльмира Зарипова Балык Бистәсе районы халкы белән очрашты

2020 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

Балык Бистәсе муниципаль районында Олы Кульга авыл җирлеге Советының отчет җыелышы һәм халык җыены булып узды, анда ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да катнашты.

Социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре турында авыл җирлеге башлыгы Евгений Терентьев чыгыш ясады. Ул шулай ук 2020 елга бурычлар билгеләде.

Чарада Балык Бистәсе районы Башкарма комитеты җитәкчесе Роман Исланов, район оешмалары җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International