Тәтеш интернат-йортында гриппны профилактикалау турында әңгәмә

2020 елның 7 феврале, җомга

Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында гриппны профилактикалау буенча эш алып барыла. Медицина хезмәткәрләре социаль хезмәт алучылар һәм учреждение хезмәткәрләре белән әңгәмәләр үткәрәләр, белешмәлекләр өләшәләр, интернат-йорт биналарын эшкәртү һәм җилләтү графигының үтәлешен күзәтәләр.

Шулай ук медицина хезмәткәрләре, тәкъдим ителгән видеоматериалларны күрсәтеп, яшәүчеләрне Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының яңа коронавирус инфекциясеннән яклау буенча тәкъдимнәре белән таныштырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International