Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Екатерина Чигвинцева мәгълүмати стенд әзерләде.
Стендта өйдә социаль хезмәтләр алучы Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидларының фотосурәтләре, шулай ук Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чаралар турында мәгълүмат тупланган.