2020 елның 11 февралендә Техник көйләү буенча федераль агентлык (Росстандарт) һәм региональ стандартлаштыру, метрология һәм сынау үзәкләре «Кыю бул! Сәламәт бул!» акциясе уздыра.
Акциянең максаты – Россия халкына йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтү өчен көнкүреш тометрларының күрсәтүләренең төгәллеген даими тикшерүнең мөһимлеген җиткерү.
Бу көнне Росстандартның Татарстан Республикасындагы ЦСМ белгечләре халык тарафыннан кулланыла торган артериаль басымның көнкүреш тонометрларының параметрларын контрольдә тоту өчен гражданнарны кабул итәчәкләр.
Акция 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр «Татарстан ЦСМ» ФБУДӘ түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Журналистлар урамы, 24 йорт (4 кат, конференц-зал).