Татарстанда авыл халкын медицина учреждениеләренә китерү дәвам итә

2020 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

Менделеевск «Өмет яры» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне районның медицина оешмаларына илтү дәвам итә.

Агымдагы ай башыннан Енабердино авылыннан диспансерлаштыруга 35 өлкән яшьтәге кеше китерелгән. Февраль аенда Енабердино һәм Бәзәкә авыл җирлекләреннән 206 кеше медицина тикшерүен узар дип көтелә.

Диспансерлаштыру узу өчен авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәннәрне һәм инвалидларны медицина оешмаларына китерү «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2019 елның сентябреннән гамәлгә ашырыла.

Узган ел федераль бюджет акчасына 43 махсус машина сатып алынды, мобиль бригадалар булдырылды, бу медицина оешмаларына диспансерлаштыру һәм профилактик тикшерүләргә 36,8 мең өлкән кешене китерергә мөмкинлек бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International