Бер кешенең, ике, өч, йөз, мең кешенең батырлыгы була. Шул ук вакытта Ватанны, аның намусын, абруен һәм иреген яклауга юнәлтелгән халык батырлыгы да бар. Әгерҗенең «Наз» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында халыкның нәкъ менә шундый батырлыгына багышланган интерактив дәрес узды.
Приютта тәрбияләнүчеләргә Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турында сөйләделәр.
«Батырлык, Ватанга карата мәхәббәт мисаллары хәзерге заман яшьләренә бик кирәк, һәм без, өлкәннәр, үсеп килүче буында үз Ватаннары өчен горурлык хисе тәрбияләргә һәм мәрхәмәтлелек, намсулык кебек әхлакый сыйфатлар формалаштырырга бурычлы», – дип билгеләп үтә приют хезмәткәрләре.