Түбән Каманың «Веста» үзәге «Җиңүгә 100 көн» акциясенә кушылды

2020 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

12 нче участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Елена Макарова 8 волонтер белән бергә акция үткәрде. Чара «Җиңүгә 100 көн» акциясе кысаларында оештырылды.

Елена Макарова балаларга Россиядә юбилей датасы уңаеннан патриотик акция башланганы турында сөйләде. «Бу бәйрәм бөтен илебез өчен аеруча мөһим көн булып тора. Нәкъ менә шушы көнне без авыр сугышта катнашкан бабаларыбызны, туганнарыбызны искә алабыз», – дип билгеләп үтте социаль педагог.

Акциядә катнашучылар илнең сугыш тарихындагы башка истәлекле даталар турында да искә төшерделәр, соңыннан Ширәмәт авылында яшәүчеләргә Ватанны саклаган батырлар турында буклетлар тараттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International