Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Бөгелмәнең балалар һәм яшүсмерләр өчен «Ялкын» социаль приютында «Яшь разведчиклар мәктәбе» дигән квест узды.
Сценарий буенча 12 яшүсмердән торган һәр команда җиңү ачкычы булган шифрограмма табарга тиешле разведка отряды иде. Яшь разведчиклар төрле сынаулар уздылар һәм үзләрен чын солдатлар итеп тойдылар.
Биремнәрне үтәү өчен уенчыларга хәрби эш, ватан тарихы һәм әдәбияты, пазллар җыя белү, карта уку буенча белем, җитезлек кирәк булды.
Биремнәр тәмамланганнан соң балалар дуслык һәм бердәмлек мөһимлеген аңладылар, ә соңыннан барысы бергә Н. Расторгуевның « По высокой траве» җырын башкардылар.