«Демография» милли проектының «Өлкән буын» проекты кысаларында Татарстанда өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын гамәлгә кертү башланды. Ул стационар алыштыручы технологияләр кертүне, өлкән буын вәкилләре һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен уңайлы яшәү шартлары булдыруны күздә тота.
Шундый технологияләрнең берсе – Аз мобильле гражданнарны карау мәктәбе. Ул Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында уңышлы тормышка ашырыла.
Кичә чираттагы дәрес узды, аның барышында ятып торучы авыруларны карау буенча гамәли күнекмәләр өйрәнелде. Уку барышында алынган белем һәм күнекмәләр авыруларның туганнарына аз хәрәкәтләнүче гражданнарның тулы һәм лаеклы тормышы өчен шартлар тудырырга мөмкинлек бирәчәк.
Дәресләр түбәндәге адрес буенча үткәрелә: Зәй шәһәре, Ленин урамы, 29а йорт. Дәрескә (85558) 2-82-19 телефоны буенча язылырга мөмкин.