Инде 7 ай дәвамында Зәй муниципаль районында «Мин үзем булдырам!» социаль проекты тормышка ашырыла. Ул Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан оештырылган коммерцияле булмаган оешмалар өчен грантлар алу республика конкурсында җиңүче.
Проектның төп идеясе – инвалидлыгы булган эшләмәүче һәм инвалид балалар тәрбияләүче хатын-кызларны тегү нигезләренә өйрәтү. Моның өчен кирәкле тукымалар, тегү машинасы, шулай ук «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең инвалид коляскаларында йөрүче максатчан төркемдәге әниләргә һәм балаларга бинага күтәрелү өчен махсус күтәргеч җайланма сатып алынды.
Уку курсын 9 кеше тәмамлады инде, алар уку барышында яңа туган балалар өчен берәр комплект кием тегеп, бала тудыру йортыннан чыкканда мохтаҗ әниләргә тапшырдылар. Тагын 8 хатын-кыз белем бирү курсын февраль ахырына кадәр тәмамлаячак.
Укуда катнашучылар билгеләп үткәнчә, тегү күнекмәләре аларга көндәлек тормышта бик булыша. Моннан тыш, җитештерелгән кирәкле һәм матур әйберләрне бүләк итәргә яки сатарга, димәк, акчаны янга калдырырга һәм гаилә бюджетын тулыландырырга мөмкин.