«Шәфкать» үзәге белгечләре балалар һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салуга ярдәм итәләр

2020 елның 5 феврале, чәршәмбе

Шушы көннәрдә Яр Чаллының «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Тукай районы «Шәфкать» үзәге социаль педагогы Айгөл Сәлимова «Гаилә һәм гаилә кыйммәтләре» дигән чара һәм «Әниең белән мактан» дигән күнегү үткәрде. Чарада социаль куркыныч хәлдә булган Забировлар гаиләсе катнашты.

Чара бала һәм өлкәннәр арасында ышанычлы, җылы һәм эчкерсез мөнәсәбәтләр формалаштыруга, балаларны һәм ата-аналарны якынайту, гаилә кыйммәтләрен һәм мөнәсәбәтләрне саклауга, кризис чорында гаиләдә уңай микроклимат формалаштыруга юнәлдерелгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International