«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә мастер-класс оештырдылар

2020 елның 5 феврале, чәршәмбе

Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Мәдинә Хажарова яңа «Мин булдырам» тренажерында эшләү буенча мастер-класс үткәрде. «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында оештырылган чарада өлкән яшьтәге социаль хезмәт алучылар катнашты.

Социаль эш буенча белгеч өлкәннәрне яңа тренажер белән таныштырды. Ул зур буыннарның хәрәкәт итү функциясен торгызу, бармакларның хәрәкәт активлыгы һәм тактиль сизгерлеге өчен файдалы.

Дәрес башында куллар өчен күнегүләр ясадылар. Белгеч хәрәкәтчәнлек һәм координацияләү өчен күнегүләрнең төп төрләрен күрсәтте. Социаль хезмәт алучылар тәкъдим ителгән күнегүләр комплексын бик теләп башкардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International