«Умырзая» үзәгендәге балаларга гриппны кисәтү ысуллары турында искәрттеләр

2020 елның 5 феврале, чәршәмбе

Минзәләнең «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Грипп һәм ОРВИ профилактикасы» дигән чара узды.

Лекциянең беренче өлешендә шәфкать туташы Зөлфия Буятова балаларга аңлаешлы формада авыруның симптомнары, профилактика чаралары турында сөйләде. Аннары Людмила Әлмөхәммәтова төрле конкурслар һәм викториналар оештырды. Ике төркемгә бүленеп, балалар чараларда бик теләп катнаштылар.

Оештыручылар сүзләренә караганда, мондый чаралар уздыру балаларның танып-белү эшчәнлегенә кызыксынуын активлаштырып кына калмый, салкын вакытта сәламәтлекне саклау алымнары турында белемнәрен дә ныгытырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International