Минзәләнең картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортының медицина хезмәткәрләре аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәт алучылар белән чираттагы дәресләр уздырдылар.
«Төрле төстәге кубоклар белән шөгыльләнү өлкәннәрнең һәм инвалидларның гомуми хәленә уңай йогынты ясый. Беренче карашка гади булган әлеге дәресләр нәтиҗәсендә аларның кәефләре күтәрелә, интеллектуаль эшчәнлекләре активлаша», – дип билгеләп үтә медицина хезмәткәрләре.