Шушы көннәрдә Әлмәтнең «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Хәмер һәм ялган аракы белән агулануны кисәтү» темасына лекция узды. Әлеге чарада тугыз ата-ана катнашты.
Үзәк белгечләре, ата-аналарда начар гадәтләргә тискәре караш булдыру һәм яшәү рәвешен сайлауның нинди җаваплы икәнен аңлату өчен, хәмернең кеше организмына начар йогынтысы турында объектив мәгълүмат бирергә тырыштылар.