Минзәлә комплекслы үзәге карамагындагы балалар музейда экскурсиядә булдылар

2020 елның 5 феврале, чәршәмбе

Гаилә белән эшләү буенча белгеч Ольга Бывальцева һәм социаль хезмәт буенча белгеч Чулпан Бадьина Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге карамагындагы балигъ булмаганнар өчен туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырды.

Чара «Ветеран белән ял көне» социаль проектын һәм балигъ булмаганнарны патриотик тәрбияләү буенча «Җиңү варислары» эш программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелде.

Тематик экскурсия «Сталинград өчен көрәш» дип атала иде. Чараның төп кунагы Бөек Ватан сугышы ветераны Евгений Васильевич Зыков булды. Ул балаларга үзе һәм авыр һәм кырыс сугыш чоры турында сөйләде.

Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган барлык кешеләрне бер минут тынлык белән искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International