Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә "Балачак "Әкият иле" социаль проектын тормышка ашыру тәмамланды.
“Балачак” Әкият иле” социаль проекты 2018 нче елда “ЛУКОЙЛ” ГАҖ социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында “Мәдәният һәм рухият” номинациясендә җиңүче булган иде һәм 50 000 (илле мең) сум күләмендә грант алды.
Әлеге суммага анимацион тернәкләндерү студиясендә эшләү өчен фотоаппарат һәм ноутбук сатып алынды. Әлеге проектның максаты булып балигъ булмаганнарны анимацион фильм булдыруга җәлеп итү аша социаль җайлаштыру эше торды. Студиядә эшкә волонтерлар да җәлеп ителде.
Анимацион студиянең эше этаплап башкарылды. Беренче этапта балалар һәм волонтерлар белән “Фантазия дөньясы” курсы кысаларында дәресләр үткәрелде. Икенче этапта катнашучылар төрле мультфильмнар өйрәнде, уртак тикшерү һәм анализ үткәрелде. Өченче этапта булачак фильмның темасын сайлау, сценарийны эшләү һәм мультфильм булдыру эше алып барылды. Әңгәмә барышында балалар Габдулла Тукайның "Су анасы" әкияте мотивы буенча мультфильм төшерергә карар кылдылар.
Дәрестә катнашучылар гади техник рәсемнәр, аппликация, әвәләү нигезләрен үзләштерделәр. Дүртенче этапта катнашучылар сайлап алынган мультфильм декорацияләре һәм геройларын ясадылар. Видеосюжетлар булдыру процессы белән танышу, әзер материалның һөнәри монтажы белән танышу максатыннан НТР Түбән Кама телерадиокомпаниясенә экскурсия үткәрелде. Бишенче, иң җаваплы этапта грант акчасына сатып алынган фотоаппаратка мультфильм төшерелде; геройларны рус һәм татар телләренә яңгырату; грант акчасына алынган ноутбукта мультфильм монтажлау башкарылды. Йомгаклау этабында балалар волонтерлар белән әзер мультфильм карадылар һәм эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.
“Балачак” Әкият иле” проектын тормышка ашыру максатчан төркем балигъ булмаган балаларда үз көчләрендә ышаныч дәрәҗәсен арттырырга, аларның иҗади потенциалын, коммуникатив күнекмәләрен үстерергә мөмкинлек бирде. Шулай ук анимация студиясендә эшләү киң фикерләүне, фантазияне, вак моториканы һәм балаларның сөйләмен үстерергә, тормышка позитив һәм оптимистик караш формалаштыру мөмкинлеге бирде.