Татарстан пенсионерлар өчен хезмәт базарының иң уңайлы шартлары булган төбәкләр рейтингында бишенче урында тора. Тикшерү РИА Рейтинг агентлыгы тарафыннан үткәрелде, дип хәбәр итә РИА Новости.
Рейтинг төзү өчен экспертлар пенсионерлар өчен хезмәт базарының җәлеп итүчәнлеге индексын исәпләп чыгарган. Әйтик, пенсионерларга Мәскәүдә (76,8 балл) һәм Санкт-Петербургта (74,5 балл) эш табу җиңелрәк. Өченче урында Мәскәү өлкәсе (64,4 балл), икенче урында Воронеж өлкәсе (59,1 балл).
Тикшеренүләргә караганда, Татарстанда пенсионерлар өчен хезмәт базарының җәлеп итүчәнлеге индексы 57,3 балл тәшкил иткән. Экспертлар республикада пенсионерларның хезмәт хакы һәм эш белән тәэмин ителеше дәрәҗәсен, алар арасында эшсезлек өлешен, пенсионерлар санын һәм аларның гомер озынлыгын бәяләделәр.