Эльмира Зарипова "WorldSkills: Яшь профессионаллар" күргәзмәсен ачуда катнашты

2018 елның 10 октябре, чәршәмбе

Бүген Дәүләт Думасында "WorldSkillsRussia: Яшь профессионаллар" күргәзмәсен ачу тантанасы булды. Тематик күргәзмәне хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты үткәрә. Тантаналы чарада Дәүләт Думасы җитәкчелеге, парламент фракцияләре башлыклары, РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы, РФ Мәгариф министрлыгы, Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәте җитәкчеләре, "Ворлдскиллс Россия "Яшь профессионаллар" берлеге җитәкчелеге һ. б. катнашты.

Татарстаннан тантаналы чарада ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова һәм ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов катнашты.

"WorldSkillsRussia: Яшь профессионаллар" 2019 елның августында Казанда узачак WorldSkills International эгидасы астында һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатына әзерлеккә багышланган чараларга старт бирә. Әлеге халыкара оешманың максаты-эшче һөнәрләрне популярлаштыру, җәмгыятьтә эшче кешенең абруен һәм статусын күтәрү.

Бүген күргәзмәдә шулай ук "Хезмәт базарының киләчәге: яңа компетенцияләр һәм стандартлар " темасына түгәрәк өстәл узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International