Теләчедә - “Әниемә чәчәк бәйләме”

2018 елның 10 октябре, чәршәмбе

Инвалид балалар иң кимсенүчән категория кешеләрнең берсе булып торалар. Үсеше үзенчәлекле балаларны тәрбияләү гаилә әгъзалары өчен авыр сынау. Психологлар фикеренчә, әти-әниләрнең даими киеренке халәттә булуы, гаиләнең таркалуына китерүче  сәбәпләрнең берсе булып тора.

Гаиләдә инвалид бала барлыкка килүгә яшәү рәвеше дә тулысынча үзгәрә.   Шушы катлаулы тормыш очракларына җайлашырга гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре ярдәм  итәләр дә инде.

2018 елның 9 октябрь көнендә "Чишмә"  халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәре Ф.Гайнетдинова "Торцевание" технологиясенә таянып,  мөмкинлеге чикле бала белән "Әниемә чәчәк бәйләме" дип исемләнгән дәрес үткәрде. Бу методика буенча уңышлы укуның төп шарты булып һәрбер баланың шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алып эшләү тора. Ә декоратив-гамәли сәнгать  белән шөгыльләнү  баланың  белем дәрәҗәсен киңәйтә, бармакларның вак хәрәкәтен устерүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International