"Өмет чыганагы" үзәгендә дуслыкка дан җырланды

2018 елның 11 сентябре, сишәмбе

Арчаның "Өмет чыганагы" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә районның  “XXI гасыр яшьләре” клубы  “Дуслык, әдәплелек, игелеклек көне” исемле чара үткәрделәр.

Бу чаранын  максаты, балаларда бер-берсенә карата дуслык, шәфкатьлелек, кешелеклелек, әдәплелек тәрбияләү.

Бу чарадан балалар үзләренә бик күп яхшы үрнәк алдылар. Алар кызыклы уеннарда катнаштылар, шатланып уйнадылар, биеделәр.

Оештыручылар сүзе буенча мондый чараларны оештыру бик мөһим. Чөнки балаларда бер-берсенә карата шәфкатьлелек арта һәм бер-берсенә ярдәмләшеп яшәү теләге барлыкка килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International