Югары Ослан интернат-йортта пешекчеләр арасында һөнәри мастерлык конкурсы узды

2012 елның 20 феврале, дүшәмбе
“Пешекче эше – һөнәр түгел, ә сәнгать” дигән девиз астында Югары Ослан интернат-йортында Питрәч һәм Югары Ослан оешмалары 2нче бүлек пешекчеләренең һөнәри мастерлык конкурсы узды. Конкурста 5 пешекче эше буенча белгеч катнашты.
Конкурс 5 турдан торды, конкурс барышында конкурсантларның практик күнекмүләре генә түгел, ә аларның ризыкларны әзерләүдә һәм бизәүдә, өстәлне көйләүдә иҗадилык потенциалын да бәяләделәр.
Конкурсантларны котлап, җитештерү җитәкчесе Лилия Соловьева басым ясады: “Безнең яшәүчеләр көн саен өстәлгә бирелгән ризык белән кәнагать булырга тиешләр, шуңа күрә конкурсның максаты – ризык әзерләү блогында эшләүче хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгын күтәрү, тукландыруны оештыруда яңа идеяләр табу, әзерләнгән ризыкларның сыйфатын арттыру”.
Беренче турда конкурсантлар “Визитка” әзерлиләр, үзләрен һәм һөнәрләрен яклыйлар. Иң авыр сынау булып икенче турдагы практик бирем булды: катнашучыларга тәкъдим ителгән ризыклар җыелмасыннан салкын кабымлык әзерләргә кирәк иде. Конкурсантлар әзерләнгән салатларның тәме белән генә түгел, хәтта бизәлешләре, “Кодру”, “Кәләш”, “Пекинлы” оригиналь исемнәре белән жюрины һәм тамашачыларны таңга калдырдылар. “Өй эше” турында конкурста катнашучылар өлкән яшьтәге кешеләр өчен әзерләнгән оригиналь ашамлык һәм сатуга камыр ризыклары тәкъдим иттелщр.
Компетент жюри нәтиҗә ясаганда, тамашачылар конкурсны алып баручы Наталья Котова башкаруында искиткеч җырлар тыңладылар.
Конкурс тәмамланды, җиңүчеләр билгеләнде. Гөлфия Миннуллинага иң күп баллны җыя алды. Икенче урынга ике кеше лаек булды – Лидия Тихонова һәм Ләйсән Набиуллина. Өченче урынны Галина Плохова яулады.
Конкурсантларга һәм җиңүчеләргә акчалата бүләкләр тапшырылды.Конкурсны оештыручылар һәм катнашучылар чараның уңышлы узуы белән кәнагать калдылар, шулай ук мондый конкурслар осталыкны гына күтәрүгә булышмыйлар, аннан соң иҗат итәсе, гадәти менюга яңалыклар өстисе килә, дигән фикерне белдерделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International