Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында мөмкинлекләре чикләнгән балаларга һөнәри юнәлеш бирүгә зур игътибар бирелә. Республикабызның, мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен тернәкләндерү үзәкләрендә гамәлгә ашырыла торган “Бергә булдырабыз” проекты юнәлешләренең берсе шушы темага багышланган.
“Апрель” үзәгендә мөстәкыйль тормышка “Мастеровые” төркемендә әзерләнәләр. Монда полиграфик остаханәдә балалар башлангыч һөнәри күнекмәләргә өйрәнә, үз куллары белән методик пособияләр, альбомнар, китаплар ясау өчен төрле заготовкалар ясыйлар. Көнкүреш күнекмәләрен үзләштерү дәресләрендә алар кисәргә, кибеткә йөрергә, салат һәм башка гади ризыкларны әзерләргә өйрәнә. Ә әти-әниләргә үз балалары сайлаган һөнәргә өйрәтүче уку йортларын табырга җиңелерәк булсын өчен, без мөмкинлекләре чикләнгән баларга уку мөмкинлеге булган уку йортлары турында стенд ясадык.