«Веста» үзәге психологы Наталья Емельянова «Корбан булу психологиясеннән котылу» дип аталган төркемле дәрес оештырды.
«Аеклык ноктасы» клубы кысаларында 16 майда узган проектта 10 хатын-кыз катнашты. Максат: «корбан» булу позициясенең тискәре нәтиҗәләрен күрү һәм аннан баш тартырга өйрәнү.
Дәрес барышында психолог катнашучыларга «Рольле уен», «Кайтаваз», «Видеомагнитофон», «Ничек гафу итәргә?» кебек күнегүләр үтәргә тәкъдим итте. Әлеге биремнәр хатын-кызларга үз тормышларына яңача карарга, кешедә булган эчке тискәре хисләр тормышны башкача төзергә комачаулый икәнен аңларга, үзләре турында булган каршылыклы фикерләрен җентекләп өйрәнергә мөмкинлек бирде. Тирә-юньдәге кешеләр һәм үзе турында тагын да күбрәк белә алсыннар өчен барлык катнашучыларга да «Драма өчпочмагы» (Д. Карпман буенча) дип аталган китапчыклар таратылды.
Йомгаклау өлешендә күп кенә катнашучылар, бу дәрестә иң авыры булып үзеңдә булган уңай сыйфатларны ачу тора дип әйттеләр. Үзләре өчен файдалы күнегү булып «Рольле уен»ны атадылар. Бу уен аша кеше урынына үзеңне куеп караган очракта гына сүздә генә түгел, ә эш белән конструктив рольнең барлык өстенлекләрен аңлап була икәненә төшенделәр.