«Апрель» тернәкләндерү үзәге белгечләре үз эшләрендә баланың сенсор сизгерлеген шактый дәрәҗәдә төзәтергә ярдәм итә торган алымнар кулланалар. Яхшы нәтиҗәләргә ирешергә сенсор суммациясе массажы мөмкинлек бирә.
Шөгыльләрдә махсус сенсор җиһазлар бик зур ярдәм күрсәтә, мәсәлән, сенсор оек. Белгечләр сүзләренчә, мондый дәресләр балаларның үзләренә дә бик ошый.