«Социаль хезмәткәр мәктәбендә» методик сәгать

2018 елның 16 апреле, дүшәмбе

2018 елның 12 апрель көне Кама Тамагы муниципаль районы “Богородский рай” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә чираттагы «Социаль хезмәткәр мәктәбе” дигән методик сәгать үткәрелде.

Социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Илсөяр Сабирова үткәргән дәреснең темасы – «Нәтиҗәле методлар һәм алымнар белән эшләү, социаль хезмәткәрләрдә өлкән яшьтәге гражданнар белән аралашуны формалаштыру”.

Дәрес вакытында шулай ук өйдә хезмәт күрсәтү бүлегендәге технологияләрне куллану турында сүз барды.

Чарада социаль хезмәткәрләрнең үз вазыйфаларын үтәгәндә этика кодексы каралды, социаль хезмәтләрне гамәлгә ашырганда өлкәннәргә ихтирамлы мөнәсәбәт, “Гарденотерапия», «Крупотерапия», «Скрапбукинг», «Өлкән кеше һәм инвалидларның куркынычсызлык мәктәбе» технологияләре белән эшләү өйрәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International