Психоактив матдәләр куллану куркынычы турында балигъ булмаганнарга «Родник»үзәге белгече сөйләде

2018 елның 12 апреле, пәнҗешәмбе

2018 елнын 9 апрель көнендә «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы узәгенең гаиләгә хәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Гөлшат Зиннатова балалалар белән “Балигъ булмаганнар арасында психоактив матдәләр куллану куркынычы” дип аталган темага төркемле дәрес уткәрде. Дәреснең максаты – тәкъдим ителгән психоактив матдәләрдән ышанычлы баш тарту гадәтен формалаштыру.

Дәресне специалист “Исәнләшү” уены белән башлап җибәрде. Шулай ук дәрес барышында “”Юк!” дип әйтә бел”, “Төрлечә баш тарт” дип аталучы уеннар үткәрелде. “Баш тарта бел” уены барышында балалар төркемле басым вакытында үзләренең ничек каршы тора алуларын тикшереп, үзләренә бәя бирделәр. Бу уен барышында балалар 3 төркемгә бүленделәр, аларның һәрберсенә вәзгыятьне тасвирлап язылган карточка таратылды.

Әлеге дәрес балаларга сәламәт яшәү рәвешен сайлау һәм тискәре йогынтыга каршы тора белү буенча белемнәрен арттырырга, тәҗрибә тупларга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International