Чирмешән картлар һәм инвалидлар йортында янгын куркынычсызлыгы буенча укулар

2018 елның 12 апреле, пәнҗешәмбе

Янгынга каршы тактик укулар, техника һәм ут сүндерүче җайланмалар ярдәмендә бинадан тулаем эвакуация үткәрү чаралары хәзерге вакытта бик кирәк һәм актуаль. Иң мөһиме – мондый укулар янгын чыгу очрагында кешеләргә үзләрен дөрес тоту кагыйдәрен истә калдырырга ярдәм итә, ә кайберәүләргә психологик яктан тыныч һәм нык булып калуга йогынты ясый.

11 апрель көнне Чирмешән картлар һәм инвалидлар йортында да янгын куркынычсызлыгы буенча укулар үтте. Картлар йортында яшәүчеләрне һәм эшләүчеләрне экстремаль рәвештә коткару буенча тактика эшләнелде. Янгын куркынычсызлыгы буенча булган белемнәрне дөрес куллану, сигналны тиз кабул итү факторларына басым ясалды.

Мондый укулар картлар йортында беренче тапкыр гына үткәрелми. Уку сигналын ишеткәч, кешеләр эвакуация юлларына чабып чыгудан башлана. Һәр кеше алдан каралган план буенча эшли. Беренче чиратта кешеләрне коткару, кирәкле документларны бинадан алып чыгу мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International