Төрле хәлләрдә үз-үзеңне ничек контрольдә тотарга икәнен балигъ булмаганнарга «Өмет» үзәге белгечләре сөйләде

2018 елның 12 апреле, пәнҗешәмбе

Биектау районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү «Өмет» үзәгендә эшләүче белгеч «Терроризм һәм экстремизм» профилактика программасы нигезендә «Тормышта төрле хәлләр булган очракта, үз-үзеңне контрольдә тоту» дигән темага күп балалы гаиләләр белән әңгәмә үткәрде.

Әңгәмә барышында төрле тормыш ситуацияләреннән дөрес чыгу юллары аңлатылды. Балигъ булмаган балалар әңгәмәдә бик теләп катнаштылар, сораулар бирделәр. Очрашу ахырында һәрбер балага «Антитеррор» һәм «Әгәр син өйдә ялгыз булсаң» дигән белешмәлекләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International