«Аргамак» ҖЧҖ өлешчә хезмәт хакын түләү буенча бурычларын кайтарды

2018 елның 12 апреле, пәнҗешәмбе

Республика халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит илләр хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиясе катнашуы ярдәмендә Татарстан предприятиеләре хезмәт хакы буенча бурычларын кайтаруны дәвам итә.

Үткәрелгән чаралар барышында үз эшчәнлеген төзелеш өлкәсендә алып баручы Казанның «Аргамак» ҖЧҖ 5 хезмәткәренә 16 мең сум күләмендә хезмәт хакы бурычын кайтарды.

Хезмәт хакын вакытында түләү һәм кичектерелгән бурычларны ябу сорауларны Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында махсус контрольда тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International