Әгерҗенең «Надежда» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсенең социаль педагоглары балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар белән «Сак булыгыз, ут!» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрделәр.
Укытучылар балаларга утның кеше тормышындагы әһәмияте турында сөйләделәр, яхшы һәм начар яклары булуны ассызыкладылар.
Чара ахырында балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре язылган искәртмәләр тараттылар.