Кичә Теләче халыкка социаль хезмәт күрсәтүче «Родник» комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре, «Волонтер - Теләче» ирекле үзәк вәкилләре белән берлектә, акция үткәрделәр.
Балаларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту максаты белән волонтерлар мәгълүмати буклетлар тараттылар.