Министр Эльмира Зарипова Татарстанның социаль педагогларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

2017 елның 2 октябре, дүшәмбе

Хөрмәтле коллегалар!

Социаль педагог көне уңаеннан иң җылы һәм ихлас котлауларны кабул итеп алыгыз!

Бүгенге көндә 73 социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә 185 социаль педагог нәтиҗәле хезмәт куя.

Сез үзегезне бик мөһим һәм җаваплы эшкә багышлыйсыз. Әлеге эшчәнлек югары профессиональлек, мәрхәмәтлек кебек сыйфатларны таләп итә.

Бу бәйрәм көнендә хөрмәтле коллегалар, сезгә тугры эшегез өчен чын икүңелдән рәхмәтемне белдерәм. Сезгә һәм сезнең якыннарыгызга сәламәтлек, бәхет, иминлек, иҗади үсеш һәм тынычлык телим!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International