Бүген Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова "Татарстан - яңа гасыр" телеканалында "Исәнмесез" тапшыруында катнашты.
Алып баручылар белән аралашу барышында Эльмира Зарипова өлкән буын вәкилләренә социаль ярдәм күрсәтү чаралары турында сөйләде. Сүз шулай ук татарстанлылар өчен әлегә яңа проект - "Өлкән кешене гаиләгә алу” республика проектын тормышка ашыру нәтиҗәләре хакында да барды.
Күтәрелгән тагын бер актуаль тема - пенсия яшендәге һәм пенсия яшенә җитмәгән гражданнарны эшкә урнаштыру. Шулай ук Эльмира Зарипова республикада өлкәннәр Декадасы кысаларында узачак чаралар турында сөйләде .