Көзге игелек атнасы кысаларында Өлкәннәр ункөнлеге алдыннан Менделеевск "Өмет Яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль- тернәкләндерү бүлегендә Тихоново авыл мәдәният йорты коллективның концерты куелды.
Мәдәният йорты иҗади коллективы концерт программасы әзерләгән. Бәйрәм дәвамында өлкән кешеләр сәламәтлек, күтәренке кәеф, актив озын гомер теләкләрен ишетте.
Авыл мәдәният йорты директоры Ольга Подшивалова һәм "Тихоновские зори" ансамбле солисты Венера Әхмәтшина рус халык җырлары башкардылар, шулай ук совет композиторлары җырларын җырладылар.
Бәйрәм рухы беркемне дә ваемсыз калдырмады.