Тукай "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологлары Гөлнара Бениньи һәм Ләйсән Насыйрова Князево авыл җирлеге "Патриот" музеена төрле категория гаиләләрдән 5 балигъ булмаган бала өчен экскурсия оештырды.
Чараның максаты булып гражданлык-патриотик сыйфатлар формалаштыру торды.
Балигъ булмаган балалар өчен музей буенча кызыклы һәм танып белү экскурсия оештырылды. Балалар сугыш ветераннарының фотопортретларын карады, медальләр белән бүләкләнгәннәр исемлеге белән танышты.
Азакта балалар музей директорына рәхмәтен белдерде.