"Актив озын гомер" махсуслаштырылган күргәзмә кысаларында "Алтын көз" Республика социаль программалар конкурсына йомгак ясалды.
Призлы урыннар түбәндәгечә бүленде. «Возраста у вдохновения нет» ("Илһамда яшь юк" (мәдәни эшчәнлек буенча иң яхшы программа):
1 урын – Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты;
2 урын – Менделеевск "Өмет Яры" социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе
3 урын Чистай психоневрологик интернаты
«Здоровый образ жизни – основа долголетия» ("Сәламәт яшәү рәвеше – озын гомер нигезе" (актив һәм сәламәт яшәү рәвешен үстерү буенча иң яхшы программа):
1 урын – Кама Аланы психоневрологик интернаты;
2 урын – Алабуга муниципаль районында "Ышаныч" социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе;
3 урын – Әлки картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты;
«Диалог поколений» ("Буыннар диалогы" (волонтерлык эшчәнлеген оештыру һәм катнашу буенча иң яхшы программа):
1 урын – Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты;
«Современные возможности для старшего поколения» ("Өлкән буын өчен заманча мөмкинлекләр" (социаль-педагогик тернәкләндерү буенча иң яхшы программа):
1 урын – Чаллы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты.
Дипломнар һәм призларны Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының урынбасары Юлия Абдреева тапшырды.