Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагогы Гулия Мифтахова балигъ булмаганнар арасында хокук бозуны профилактикалау буенча белгеч Айгөл Габидуллина белән "Хокук Әлифбасы" дип исемләнгән дәрес үткәрде.
Чарада социаль адаптациядә авырлыклары булган һәм закон белән конфликты булган балигъ булмаган балалар катнашты.
Дәреснең максаты булып балигъ булмаганнар арасында начар гадәтләрдән баш тартуны формалаштыру, үз сәламәтлегеңне саклау торды.
Шулай ук балигъ булмаган балаларга "Зарарлы гадәтләр" темасына видеоролик күрсәтелде.