Россия-Австрия эшлекле төркем утырышында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең һөнәри интеграциясе туөрында фикер алышачаклар

2017 елның 28 сентябре, пәнҗешәмбе

Бу минутларда "Корстон" сәүдә-күңел ачу комплексында 24 нче Россия-Австрия пленар утырышы уза.

Чарада Россия Федерациясе хезмәт һәм социаль яклау Министрлыгының социаль яклау һәм демография сәясәте Департаменты директоры Светлана Петрова, Россия Федерациясе хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының инвалидлар эшләре буенча Департаменты директоры Анна Гусенкова, Татарстан Республикасы Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Премьер-министры Васил Шәйхразиев, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, башкарма хакимият органнары вәкилләре һәм җитәкчеләре һәм башкалар катнаша.

Австриядән инвалидлар хокуклары буенча докторы Гансйорих Хофер, хезмәтләр Берлеге сәламәтлек саклау һәм социаль бүлеге башлыгы, доктор Польшада Экер, Һөнәри-тернәкләндерү үзәге төбәк директоры Вероника Раванелло катнашачак.

Шунысын да әйтергә кирәк, Австрийя делегациясенең эш визиты 29 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International