ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2024 ел
сишәмбе

Россиянең «Бөтен гаилә белән» гаилә проекты традицион гаилә кыйммәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән. Ул Гаилә елына багышланган.

VII Ачык республика яшьләр «Чиксез талантлар фестивале» гражданлык активлыгын үстерүгә һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән һәм инвалидлыгы булган талантлы яшьләргә, инклюзив яшьләр коллективларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Азнакай районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Хатирәләр терапиясе» социаль технологиясен гамәлгә ашыру дәвам итә. Ул социаль хезмәтләр алучыга бәхетле елларына кайтырга һәм үткәннәре турында якты хатирәләре белән уртаклашырга мөмкинлек бирә.


22
апрель, 2024 ел
дүшәмбе

Бүген, 22 апрельдә, «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре учреждение территориясендә традицион өмә үткәрделәр.

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында гаилә агачы ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Чараны Россиядә Гаилә елына багышладылар.

Тәтеш районында авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк гражданнарны район үзәк хастаханәсенә китерү дәвам итә. Чара «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең махсус автотранспорты белән башкарыла.

19 апрельдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча өчьяклы республика комиссиясе каршындагы Хезмәт өчен түләү, халыкның керемнәре һәм тормыш дәрәҗәсе буенча координация советы утырышын уздырды. Чара IZUM-конференция режимында узды.

15 апрельдән 17 майга кадәр Татарстан Республикасында беренче тапкыр Инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында «Абилимпикс» һөнәри осталык буенча милли чемпионатның региональ этабы кысаларында авыр һәм күп төрле үсеш тайпылышлары, шул исәптән интеллектуаль тайпылышлары булган затлар өчен Мөмкинлекләр фестивале уза.

Алабуга районының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре тарафыннан балигъ булмаган балалар белән үткәрелгән «Мин – кеше» уены конфликтлы ситуацияләрне хәл итү һәм шәхесне үстерү буенча эш ысулларының берсе булып тора.

Россиядә Гаилә елында Бөгелмә районының «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Зур гаилә яллары» проекты эшли башлады. Приютның психолог-педагогы фикеренчә, бергә вакыт үткәрү гаиләне берләштерә, шулай ук балага әнисе һәм әтисе өчен никадәр мөһим булуын аңлата.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International