Хатирәләр терапиясе өлкәннәргә уңай эмоцияләр бирә

2024 елның 23 апреле, сишәмбе

Азнакай районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Хатирәләр терапиясе» социаль технологиясен гамәлгә ашыру дәвам итә. Ул социаль хезмәтләр алучыга бәхетле елларына кайтырга һәм үткәннәре турында якты хатирәләре белән уртаклашырга мөмкинлек бирә.

Социаль хезмәткәрләр өлкәннәр белән иске гаилә альбомнарын карыйлар. Социаль хезмәтләр алучылар эмоциональ яктан ачыла, үз тормышлары турында зур теләк белән сөйлиләр.

Социаль хезмәткәр Миләүшә Вәлиева һәм социаль хезмәтләр алучы Махинур Гомәрова һәр дәрестә гаилә архивыннан фотоларны бергәләп карыйлар, Махинур апаның яшьлегендәге күңелгә үтеп керерлек мизгелләрне бергә кичерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International