«Ялкын» социаль приютында гаилә проекты эшли башлады

2024 елның 22 апреле, дүшәмбе

Россиядә Гаилә елында Бөгелмә районының «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Зур гаилә яллары» проекты эшли башлады. Приютның психолог-педагогы фикеренчә, бергә вакыт үткәрү гаиләне берләштерә, шулай ук балага әнисе һәм әтисе өчен никадәр мөһим булуын аңлата.

Проект кысаларында балалар әти-әниләре белән бергә кинотеатр, театр, музейлар, мастер-класслар һәм башка мәдәни чараларга йөриләр. Алар гаиләнең мәдәни кыйммәтләрен формалаштыра һәм балалар–ата-аналар мөнәсәбәтләрен җайга салырга ярдәм итә.

Проектны гамәлгә ашыру бер елга исәпләнгән. Хәзерге вакытта чараларда 15 балигъ булмаган бала һәм аларның әти-әниләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International