Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Өлкән буын» региональ проектын тормышка ашыру кысаларында 1 нче урта мәктәп волонтерлары спорт чарасы үткәрделәр.
Социаль хезмәтләр алучылар ике командага бүленеп, спорт программасында рәхәтләнеп катнаштылар. Ярышларда үзләре катнаша алмаганнар тамашачылар буларак бик күп күңелле тәэсирләр алды. Социаль хезмәт алучылар үзләренең җитезлеген, төгәллеген, көчен, тизлеген, акыллылыгын, бердәмлеген һәм оешканлыгын күрсәттеләр.
Барлык спортчылар да татлы призлар алды, ә иң яхшы бүләк – яхшы кәеф һәм сәламәтлек өчен файдалы актив ял итүдән күтәренкелек хисе булды.